2024 елның 3 маенда Татарстан Республикасы территориясендә туң, юеш кар һәм көчле җил көтелә

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2024 елның 3 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән туфракта һәм һавада туң 0..-2, юлларның аерым участокларында бозлавык, кар өемнәре барлыкка килергә мөмкин;

төнлә һәм көндез явым-төшем, күбесенчә, юеш кар һәм кар рәвешендә, күрү мөмкинлеге 12 км кадәр начарлана, бозлавык, көчле төньяк-көнбатыш җиле төнлә 15-18 м/с, көндез 17-22 м/с.

Казан буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Явым-төшем - яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә.

- төньяк-көнбатыш, төньяк җиле: төнлә 6-11, 14 м/с кадәр; көндез 9-14, урыны белән 17-22 м/с .

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы 0..+2, урыны белән һавада һәм туфракта туң 0.. -2˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +4..+6˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Болытлы, төнлә аязучан.

Явым-төшем - яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә. Урыны белән бозлавык.

- төньяк-көнбатыш, төньяк җиле: төнлә 6-11, 15-18 м/с кадәр; көндез 9-14, урыны белән 17-22 м/с  тизлектә.

Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы 0..+3, урыны белән һавада һәм туфракта туң 0.. -2˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +2..+6˚.

Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International