Буа шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 2 маендагы боерыгы нигезендә 9 май көнне Буа шәһәренең Үзәк мәйданына турыдан-туры тоташкан урамнарда транспорт чаралары хәрәкәте 06 сәгать 00 минуттан 00 сәгать 00 минутка кадәр чикләнәчәк. Сүз Р.Люксембург урамы турында бара: Энгельс урамыннан Вахитов урамына кадәр, шулай ук К. Маркс, Ефремов һәм Космовский урамнары ягыннан керү чикләнәчәк.
Шулай ук 9 майда 16 сәгать 00 минуттан 21 сәгать 00 минутка кадәр Буа шәһәренең Үзәк паркына турыдан-туры тоташкан урамнарда транспорт чаралары хәрәкәте чикләнә - Космовский урамы, К.Маркс урамы белән киселештән алып Вахитов урамы белән киселешкә кадәр, Вахитов урамына Р. Люксембург һәм Космовский урамнары ягыннан керү чикләнгән.