#МойГеройМояСемья «Бабаларыбызның батырлыгы үлемсез»: Буа районы башлыгы бабаларының тарихлары белән уртаклашты

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Җиңү көне алдыннан Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышы кырларында сугышкан бабалары турында истәлекләре белән уртаклашты. Шулай итеп, муниципалитет җитәкчесе «Минем героем — Минем гаиләм» патриотик акциясенә кушылды.

Рәшит Мингали улы Камартдинов 1919 елның 13 гыйнварында Күл Черкене авылында (Хәзерге Татарстан Республикасының Буа районы) туган. 1939 елда армиягә алына, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Хезмәтенең соңгы көннәрендә Бөек Ватан сугышы башлана һәм аны фронтка җибәрәләр.

1941 елдан 1945 елга кадәр 189-нчы укчы полк, 258-нче укчы полк, 39-нчы пушка артиллерия полкы составында хезмәт итә. Шулай ук Маньчжурия һәм Сахалинны Япон гаскәрләреннән азат итүдә катнаша.

1946 елда Рәшит Камартдинов өенә кайта. Гомере буе туган колхозында бухгалтер булып эшли. Намуслы хезмәте өчен аңа «Татар АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә.

Немец-фашист илбасарлары белән көрәштә күрсәткән батырлыгы, ныклыгы һәм  өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Японияне җиңгән өчен», «Фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә юбилей медальләре  белән бүләкләнә.

Икенче бабай, Кыям Садретдин улы Камалетдинов, 1925 елда ТАССРның Буа районы Вольнистан авылында күп балалы гаиләдә туа.

1942 елда 17-18 яшьлек егетләр арасында аны армиягә алалар. Суслонгерда хәрби курслар узганнан соң ул турыдан-туры фронтка җибәрелә.

Сугыш барышында күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале, «Германияне Җиңгән өчен» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә.

«Сугыштан соң ул матур гаилә кора, сигез бала тәрбияли. Мин шундый бөек, нык кешеләрнең нәсел варислары булуыбыз белән чиксез горурланам!» -диде Ранис Камартдинов нәтиҗә ясап.

Татарстанда Җиңүнең 79 еллыгына онлайн-флешмоб уза. Татарстанлылар социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Шуннан соң бу язулар сюжетларда һәм матбугатта яңалыкларда күренәчәк. Акция «Минем героем — Минем гаиләм» дип атала һәм популяр «Үлемсез полк»ка өстәмә булып тора.

Узган ел «Минем героем — Минем гаиләм» акциясе беренче тапкыр уздырылды, анда «Вконтакте» социаль челтәрендә 700дән артык кеше катнашты. Бу юлы оештыручылар аны барлык социаль челтәрләргә киңәйтергә карар итәләр.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнарына (фронтовикларга да, тыл хезмәтчәннәренә дә) багышланган постлар бастырып чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International