Бүген Буа бөтен ил белән бергә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтә. Күпме вакыт узса да, 9 Май бөтен россиялеләр өчен гомуми горурлык һәм Хәтер көне булып калачак.
Традиция буенча бәйрәм техника парады, ветераннарыбыз очрашуы белән башланды. Мемориал янында тантаналы митинг узды, анда район администрациясе, хезмәт коллективлары һәм оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, педагоглар, яшь армиячеләр, мәктәп укучылары катнашты. Буалыларның митингка гаиләләре белән килүләре һәм күтәренке кәефтә булулары, кулларында туганнарының, «Үлемсез полк»та катнашучыларның фотоларын һәм чәчәкләр тотулары сөендерә. Традиция буенча, обелиск янындагы мактаулы каравылда тантаналы рәвештә мәктәп укучылары һәм яшь армиячеләр вахтада тордылар.
Буа районы башлыгы Ранис Камартдиновка митингны ачты. Буалыларны бәйрәм белән котлап, район башлыгы ассызыклаганча, бүген без Бөек Ватан сугышында совет халкының җиңүен- Бөек бәйрәмебезне билгеләп үтәбез. Бу көнне без фронтка киткәннәрне һәм кире кайтмаганнарны, җиңүне тылда якынлаштырганнарны, бөек илне торгызганнарны искә төшерәбез. Ветераннарыбыз безнең өчен илһам, рух чыганагы булып тора. Бөек Ватан сугышы фронтларыннан әйләнеп кайтмаганнарга, махсус хәрби операция вакытында һәлак булганнарга мәңгелек хәтер. Үзенең чыгышын тәмамлап, Ранис Камартдинов сугыш ачысын татыган ветераннарга һәм буалыларга сәламәтлек, иминлек, гаиләләрендә тынычлык булуын теләде.
Шулай ук район халкын һәм кунакларны бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин, ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин һәм 1нче мәктәп укучысы котладылар.
Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булганнар истәлегенә метроном тавышы астында бер минут тынлык узды, аннары буалылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар...