Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

14, 15 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта туң көтелә - 0..-5 ˚ (Казан шәһәрендә -3˚ кадәр).

Казан буенча:

Аязучан болытлы.

Явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыш, төньяк 5-10 м/с, көндез урыны белән 13 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2˚, урыны белән һавада һәм туфракта туң 0..-3˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +9..+11˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Аязучан болытлы.

Явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнбатыш, төньяктан 5-10 м/с, урыны белән 13 м/с кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2˚, урыны белән һавада һәм туфракта туң -0..-3˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +8..+11˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International