2024 елның 15 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта --2..-7°, Казан шәһәрендә -2..-4° туң көтелә.
Туң төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культуралары — җылы яратучы үсемлекләр һәм төш- орлыклы культураларның һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң гамәли һәм еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне саклау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофр кәгазь, куыклы пленка, салам яки камыш матлар). Культураларны туңудан төтен шашкалары ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы матдә катнашмасы белән тутырылган, ул янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен чыгара. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өчен чимал салам, куак, үлән, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп - чарлары кулланыла акрын гына янып бетәчәк һәм күп төтен бүлеп чыгарачак (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны туңудан төтен саклый, ул җир өсте буенча җәелә һәм аңа суынырга мөмкинлек бирми.