2024 елның 16 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һавада һәм туфракта -2-7° градус туң көтелә.., Казан шәһәрендә урыны белән -3° градуска кадәр.
Казан буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Башлыча явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка 4-9 м/с күчә.
Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+2, һавада һәм туфракта урыны белән -3 кадәр туңу.
Көндез һаваның максималь температурасы +16..+18˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Үзгәрүчән болытлылык.
Башлыча явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка 4-9 м/с күчә.
Төнлә һавада һәм туфракта минималь һава температурасы 0..-5, аерым районнарда һавада 0..+3˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +15..+18˚.