Бу бәйрәм көнендә 50 ел бергә яшәгән биш гаилә парын хөрмәтләделәр: Наил һәм Җәвидә Абдракиповлар, Вильсвор һәм Светлана Николаевлар, Рафик һәм Рузалия Гәзизовлар, Сәгыйть һәм Фирдания Мифтаховлар, Фоат һәм Гөлҗиһан Борһановлар; бергә яшәүнең 40 еллыгын билгеләп үткән 2 гаилә: Хатыйп һәм Нурҗиһан Гайнетдиновлар, Мансур һәм Румилә Заһидуллиннар.
Юбилярларны Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Македонская котлады, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов исеменнән истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Юбилярлар адресына балалар һәм хезмәттәшләр җылы сүзләр белән чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елны Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итте.
Көчле гаилә - җәмгыятьнең нигезе булып тора. Без барлык гаиләләргә иминлек, тынычлык һәм бәхет телибез.