Буадан гуманитар йөк Татарстан карамагындагы Лисичанск шәһәренә китерелде. Яшелчәләр һәм халыкка кирәкле тимер торбалар инде төялгән, киләсе бурыч-махсус операциядә катнашучыларга автомобильләр һәм посылкалар китерү.
Барлыгы 2 километрдан артык тимер торба һәм 7 тонна яшелчә барып җитте.
«Бергәләп без көчле, бергәләп алгы сызыкта булганнарга ярдәм итәбез. Гуманитар йөк җыюда һәм илтүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт», — дип белдерде район башлыгы Ранис Камартдинов.
Хәрбиләргә шефлык ярдәме партиясенә бронежилетлар, госпитальләр өчен медикаментлар һәм башка кирәкле әйберләр керә. Сугышчыларга шулай ук өч берәмлек техника: мотоцикл һәм ике автомобиль тапшырылачак.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә.