Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, Март белән чагыштырганда өлешле төзелештә катнашу шартнамәләрен теркәү саны 65% ка диярлек арткан. Мәсәлән, агымдагы елның мартында 1,7 мең өлешле төзелеш булса, апрельдә инде 2,8 меңнән артык. 2024 елның 4 аенда 7 меңнән артык өлешле төзелеш шартнамәләре теркәлгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 31% ка күбрәк (ул вакытта 5,4 мең булган).
Ә менә сатып алу-сату килешүләре (ДКП) нигезендә хокуклар күчүләрен теркәү саны үзгәрмәде диярлек: 2024 елның мартында да, апрелендә дә 16 меңләп ДКП теркәлгән. Әмма күчемсез милек объектлары төрләре буенча карасак, фатирларга ихтыяҗ 8% ка (5,4 мең ), шәхси торак йортларга - 16,6% ка (1,1 меңнән артык ), җир кишәрлекләренә, киресенчә, бераз кимегән – 4% ка диярлек (якынча 8,8 мең) арткан.