Бүген, 2024 елның 29 маенда, 15 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының төньяк һәм көнчыгыш районнарында актив атмосфера фронты узганда урыны белән яшен, көчле яңгырлар, боз, җилнең 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с кадәр көчәйүе көтелә.
30 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә, боз (Казанда да) булырга мөмкин.
Казан буенча
Үзгәрүчән болытлылык.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчү белән 5-10 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 14 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +11..+13˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +22..+24˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Үзгәрүчән болытлылык.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз булырга мөмкин, 29 май кичендә урыны белән төньякта локаль яңгырлар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчү белән 5-10 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 14 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с, 29 май кичендә төньякта урыннарда локаль рәвештә 24 м/с кадәр шквал җиле.
Төнлә минималь һава температурасы +10..+14˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +22..+24, көньякта +28гә кадәр.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 27-31 маенда Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү игълан ителде - урыннарда урманнарның янгын куркынычы зур булыр дип көтелә (4 класс).