Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һөҗүмнән соң яки пилотсыз очу аппараты табылгач, бернәрсәгә дә кагылмаска һәм шунда ук җайланма табылган урыннан китәргә киңәш итә. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булса, түбән катларга, подвалга яки машина кую урыннарына төшегез.
Әгәр дә Сез урамда булсагыз, шунда ук якындагы бинада, җир асты юлында яки машина кую урыннарында яшеренергә кирәк. Әгәр дә сез транспортта йөрсәгез-аны ташлагыз һәм сыену урыны табыгыз.
Пилотсыз очу аппараты табылганда, аның турында шунда ук 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.