Роспотребнадзорның республика буенча идарәсенең Буа территориаль бүлегендә 2024 елның 28 маеннан 07 июненә кадәр туристлык хезмәтләрен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылачак.
Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш районнарында яшәүчеләрдән шалтыратулар телефон аша кабул ителәчәк: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59 көн саен 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.