Бу хакта Татарстанда 31 майда 10-12 сәгатьләрдә узачак кайнар линиягә шалтыратып кына белеп була.
Балаларны яклау көне алдыннан Росреестр һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастр балигъ булмаганнар катнашында күчемсез милек сатып алырга яки сатарга планлаштыручы Татарстанлыларны кайнар линиягә чакыра.
Казанда телефон номеры буенча 8 (843) 255-25-71 шалтыратып, балигъ булмаганнарның ата-аналары яки законлы вәкилләре белә ала:
- Балаларның милек хокукларын ничек якларга?
- Күчемсез милекне балигъ булмаганнар милкенә ничек рәсмиләштерергә?
- Күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә нинди үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк?
- Сатып алганда ана капиталы акчалары кулланылган күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә?
- Күчемсез милек белән эш иткәндә балигъ булмаган баланың мәнфәгатьләрен кем яклый ала һ. б.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң кызыклыларына җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.
Республика районнарындагы белгечләрнең телефоннарын безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә белергә мөмкин.