Россия Федерациясе территориясендә кабель-үткәргеч продукциянең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә кабель-үткәргеч продукциянең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында» 2024 елның 4 маендагы 582 номерлы карары нигезендә 2024 елның 20 маеннан 2025 елның 28 февраленә кадәр кабель-үткәргеч продукциясенең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент үткәрелә.

Югарыда күрсәтелгән карар белән Россия Федерациясе территориясендә кабель-үткәргеч продукциянең аерым төрләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау буенча эксперимент үткәрү турында нигезләмә расланды.

Эксперимент 1000 В көчәнешле кабельләрне һәм чыбыкларны үз эченә алачак.анда катнашу ирекле, ә әйләнештә катнашучылар маркировка кодларын эксперимент үткәрү чорында түләүсез нигездә ала алачак.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга мөмкин:

- Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә: Буа шәһәре , Ефремов урамы, 135 йорт; тел. 8(84374)3-52-89, 3-17-04; Тәтеш шәһәре, Свердлов урамы, 43 йорт, тел. 8(84373) 2-52-59;

- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» нең Яшел Үзән филиалы консультация пунктында Буа шәһәре , Ефремов ур., 135 йорт; тел. 8 (84374) 3-26-76.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International