Буа районында басуларны комиссияле кабул итү булды.
«Язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң басуларны комиссия кабул итте. Белгечләр, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә 100 мең гектардан артык мәйданда чәчүлекләрне карадылар.
68 мең гектардан артык язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар, 10,5 мең гектар шикәр чөгендере, 5 мең гектар көнбагыш, 5 мең гектар силос өчен кукуруз чәччелгән кырлар игътибар астыннан узды.
Тикшерү нәтиҗәләре шатландырды: кырлар югары агротехник дәрәҗәдә әзерләнгән; басуларда дус һәм тигез үсентеләр сөендерә; чәчү вакыты үтәлгән; үсемлекләрне саклауның заманча технологияләре кулланылган.
Гомумән, аграрийлар киләчәк уңышка ышаныч белән карыйлар. Үз эшебездә иң яхшыларны 8 июньдә Сабантуйда игълан итәбез.
Язгы кыр эшләре тәмамланды. Яхшы һава торышы һәм мул уңыш телим»,-дип уртаклашты район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында.