Буа районында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча эшләр башланды. Шәмәк һәм Чуаш Биморзасы авылларында суүткәргеч реконструкцияләнә башлый, аның нәтиҗәсендә авыл халкы сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк.
Эшләрне башкару өчен контракт «Раминвест» ҖЧҖ белән төзелгән. Проектта суүткәргеч челтәрләрен реконструкцияләү, скважиналар бораулау, су күтәрү манарасын монтажлау каралган. Контракт шартлары буенча компания белгечләре агымдагы елның җә ахырына объектны реконструкцияләргә тиеш.
«Федераль проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә быел авыл халкы сыйфатлы эчәр су белән тәэмин ителәчәк», – дип билгеләп үтә район җитәкчелеге.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста су» федераль проекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Россия Федерациясе гражданнарын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.