Буа егетләре «Без сугышчылар өчен рәсем ясыйбыз» конкурсында 1 урынны яуладылар

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Бөтен республикадан килгән ветераннар, балалар һәм филиал партнерлары бергәләп «Ватанны саклаучылар» фондының беренче туган көнен билгеләп үттеләр.

 

«Тормышны үзгәрткән ел» дип аталган бәйрәм концерты кысаларында «Без  сугышчылар өчен рәсем ясыйбыз» һәм «Ватанны саклаучылар»  иҗади конкурсларында җиңүчеләр бүләкләнде. Балалар бер ел дәвамында филиалга Ватаныбызны саклаучы сугышчыларга рәхмәт хисләре белән сугарылган эшләрен алып килделәр. Рәсемнәр күргәзмәсе Фондның Татарстан филиалы диварларында тәкъдим ителде. Бу авыр елда яшь рәссамнарның иҗаты сугышчыларның җаннарын җылыта.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Буа шәһәренең 1нче номерлы сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Репортаж» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнделәр!

 

Ветераннар яшь патриотларга рәхмәтләрен  белдерделәр. Концерт белән кунакларны «Созвездие - Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәте артистлары сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International