Буада Сабантуйның хедлайнеры Айдар Галимов булачак

2024 елның 3 июне, дүшәмбе

Буа 8 июньдә Сабантуйны билгеләп үтәчәк. Ул традиция буенча Буа Алан болыннарында узачак.

Татарстанда яшәүче татар авылы һәм башка милләтләрнең тормышын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәтүче тематик мәйданчыклар традицион рәвештә эшләячәк.

Шулай ук программада диджитал уеннары, милли колоритлы уникаль әйберләр күргәзмә-сату, спорт уеннары һәм башка күп нәрсәләр бар.

8 июньдә Сабантуйга килегез! Бергә җырлыйбыз, биибез һәм күңел ачабыз! Концерт программасының башы: 18: 00 сәгатьтә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International