4 июнь кичендә, төнлә һәм көндез 5 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 17-22 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә, урыны белән боз ява.
Казан буенча:
Үзгәрүчән болытлылык. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыш җиле 5-10 м/с, көндез 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 17-22 м/с тизлеккә кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы +16..+18˚. Көндез һаваның максималь температурасы +25..+27˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Үзгәрүчән болытлылык. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен, боз. Көньяк-көнбатыш җиле 5-10, көндез урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 17-22 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +15..+18˚. Көндез һаваның максималь температурасы +24..+27˚.