Әлмәттә территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча республика күчмә конференциясе узды.
Исегезгә төшерәбез, мондый очрашу форматы республикада инде җиденче тапкыр уза. Форумның максаты- ТИҮ рәисләренең республика дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән турыдан-туры диалогы өчен шартлар тудыру, эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләрен билгеләү, эш формаларын һәм ысулларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү.
Конференция эшендә Буа районы делегациясе дә катнашты. Буа шәһәренең "Мелиоратор" территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Мәсхүдә Гыйматдинова "Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне үстерүгә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен" Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Котлыйбыз!