Сабантуй алдыннан язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, район башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге комиссия традиция буенча югары культуралы игенчелек хуҗалыкларын билгели. Фермер хуҗалыклары да игътибардан читтә калмады. Танышуны Степановка авылы янындагы «Коммуна» җәмгыяте чәчүлекләреннән башладылар. Маршрут буенча әлеге хуҗалыкның башка кырларын да карадылар. Чәчүлекләр чиста, югары уңыш алуга өмет бар. Иртән яңгыр яуды.
Ә менә Яшевка авыл җирлегендә бер тамчы да төшмәде. Анда Буа ветеринария техникумы җирләре урнашкан. Директор Илдар Гыйниятуллин безне 45 гектарда үстерелә торган язгы бодай басуында каршы алды. Элит орлыклары чәчелгән, хәтта кечкенә мәйданнарда да уңыш гектарыннан 30 центнердан ким түгел. Технология таләпләрен төгәл үтәргә тырышалар. Кырлар чиста. Үзләре ашханә өчен бәрәңге дә үстерәләр, сатып алмыйлар. Көзге культуралар чәчү өчен туфрак әзерлиләр.
«Киятское» җәмгыяте директоры Владимир Грачев киләчәккә эшләүче җитәкчеләрнең берсе. Владимир Александрович төрле югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек итә. Галимнәр белән тыгыз элемтәдә тора. Җәйге чор тәҗрибә уртаклашу мәктәбенә әверелә. Хәзерге вакытта 142 тәҗрибә кишәрлегендә бөртекле һәм кузаклы культураларның берничә сортлары, шикәр чөгендере үстерелә. Ә соңрак чәчү әйләнешенә авыруларга чыдам, районлаштырылган сортлар гына кертеләчәк.
-Козловка авылында уңдырышлы җир. Район башлыгы Ранис Камартдинов ярдәме белән тагын бер җаваплы эшкә – су сибү системасын торгызуга тотындык, 500 гектар чамасы бөртекле һәм кузаклы культураларны сугаруны планлаштырабыз. Подряд оешмасы белән дә бәхетебез булды. Эш тиз һәм сыйфатлы бара, - ди директор.
Якын киләчәктә «Кият» бренды астында макарон эшләнмәләре җитештерелә башлаячак.
«Бола» агрофирмасының 1260 гектар сөрүлеге бар. Элиталы сортлы орлыклар җитештерүдән 30 миллион сум акча эшли. Табышлы культуралар үстерүгә игътибар бирелә.
- Белгечләр, механизаторлар белән уртак фикергә килгәч, 100 гектарда шикәр чөгендере чәчтеләр, – ди директор Айдар Латыйпов.
Күренә, аралар чиста, эшкәртелгән.
Ранис Рафис улы җәмгыять дирекциясенә машина-трактор паркын яңа техника белән тулыландырырга, әче туфракны известьләүгә, ашлык сукканнан соң кырлардан саламны вакытында җыярга киңәш итә.
«Ембулат» хуҗалыгында заманча технологияләр кулланыла. Дирекция яңа авыл хуҗалыгы техникасы алуга игътибар бирә. Кырларга чыгучы техниканы контрольдә тоту ГЛОНАСС системасы ярдәмендә башкарыла. Хуҗалыкта чәчүлекләр чиста. Корткычларга һәм төрле авыруларга каршы химик препаратлар белән эшкәртү үткәрелгән. Кышлау өчен азык әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. 330 гектарда кукуруз, 220 гектарда судан үләне үстерелә. Ике тапкыр шикәр чөгендере араларын эшкәрткәннәр. Көзге культуралар 450 гектарны били. Салкыннар аркасында 24 гектарда яңадан чәчү үткәрергә туры килгән. Гомумән алганда, май салкыннары 174 гектар чәчүлеккә зыян китергән.
«Заря» агрофирмасы механизаторлары чәчүне технология таләпләрен төгәл үтәп үткәрделәр. Бу Әлши бүлекчәсе кырларының торышы буенча ачык күренә, анда идарәче булып Владимир Машков.
Соңгы елларда борчакны кечерәк мәйданнарда үстерәләр. Быел 2500 гектарга җиткердек. Шуларның 1600 гектары ашлыкка. Безнең алда 109 гектар борчак кыры. Чәчүне тәҗрибәле механизатор Сәлих Әхмәдуллин үткәрде. Көзге культуралар һәм шикәр чөгендере участоклары чиста, химик препаратлар белән эшкәртелгән. Агрофирма өчкә бүленгән. Механизаторлар белән эшне агрономнар оештыра. Аларның берсе Михаил Быков, ул үз бурычларына намус белән карый. Ул хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган. Җәмгыятьтә машина-трактор паркын яңа техника белән тулыландыруга зур игътибар бирелә. 5 трактор сатып алганнар. Туфракны известьләү агро чарасы быел 2000 гектарда үтәләчәк.
«Алан» ширкәтендә дә чиста кырлар. Керемле культуралар үстерүгә зур игътибар бирелә. Быел җитен чәчтек. - Эшкәртү предприятиесе белән эшлибез. Әгәр файда көтелгәннән югарырак булса, киләчәктә мәйданны арттырачакбыз, – ди директор Рафаэль Хәмидуллин.
«Авангард» агрофирмасы механизаторларының хезмәте аеруча мактауга лаек. Анда чәчү әйләнеше, технология таләпләре төгәл үтәлә.
– Язгы кыр эшләре тәмамланды. Без басуларның торышы белән барлык хуҗалыкларның җитәкчеләре, кырчылык белгечләре катнашында таныштык. Үсемлекләр тигез күтәрелде. 15 апрельдә чәчүгә керештеләр. Язгы культуралар 69 мең гектарда чәчелгән. Узган елның көзендә 17 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән. Кызганычка каршы, уңайсыз һава шартлары аркасында 3 мең гектар яңадан чәчелде. Май салкыннары 1 мең гектар шикәр чөгендере чәчүлекләренә зыян китергән. Бу мәйданда да яңадан чәчү үткәрелгән. Чәчүне вакытында төгәлләделәр. Мөмкинлектән файдаланып, эшне дөрес оештырган җитәкчеләргә, үз бурычларын намус белән үтәгән механизаторларга зур рәхмәтемне белдерәм. Соңгы елларда сортлы орлыклар куллануга, табышлы культуралар үстерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел шикәр чөгендере 9500 гектарда үстерелсә, быел 10500 гектарга җиткерделәр. Чәчүлекләрнең торышы яхшы, - диде район башлыгы, тикшерүгә йомгак ясап.
Югары культуралы игенчелек хуҗалыклары Сабантуйда игълан ителәчәк.