2024 елның 12-17 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип көтелә (4 класс).
15 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с, локаль рәвештә 23 м/с, аерым районнарында кыска вакытлы җил көчәю белән боз, яшен көтелә.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Үзгәрешле болытлылык. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез локаль боз. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка 5-10 м/с, көндез 14 м/с, яшен вакытында кыска вакытлыча 15-20 м/с, көндез локаль рәвештә 23 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +18..+21˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +27..+30˚.