«Бүген искиткеч көн! Без Люберцыда зур Сабантуй бәйрәмен үткәрәбез!
Люберцы шәһәр округы башлыгы Владимир Волков Татарстанны тәкъдим иткән Буа мәйданчыгының мактаулы кунагы булды. Аны районыбыз тарихы һәм җитештерелгән продукциясе белән таныштырдык. Ул мастер-классларда бик теләп катнашты һәм минем белән бергә борынгы традиция буенча яхшы уңыш өчен сукага сукты. Кунак билгеләп үткәнчә, бу-иң зур һәм масштаблы Сабантуй! Бу гаҗәп матур тамашаны 190 буалы куйды! Бу көн озакка истә калыр дип ышанам!»,- дип уртаклашты Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.