Гадел Мәхмүтов информатика буенча йөз балга ия!

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Буа шәһәренең лицей-интернатын (сәләтле балалар өчен мәктәп) тәмамлаган Гадел Мәхмүтов информатика буенча бердәм дәүләт имтиханында максималь балл җыйды. Бу хакта район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә уртаклашты: «Буа районы шатлана! Бездә информатика буенча 100 балл бар! Лицей-интернатны (сәләтле балалар өчен мәктәп) тәмамлаган Мәхмүтов Гадел информатика буенча БДИны максималь баллга тапшырды!

Гаделне бу искиткеч нәтиҗә белән чын күңелдән котлыйм!

Синең тырыш хезмәтең, максатчанлыгың һәм талантың сине бу югарылыкка алып килде. Син-Буа районының һәм бөтен Татарстанның чын горурлыгы! Гаделнең әти – әнисе Фәрит һәм Гөлнара Мәхмүтовларга шундый искиткеч ул тәрбияләгәннәре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Аның үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез, бу безнең өчен уртак җиңү!

Информатика укытучысы Гөлнара Шамгуновага югары профессионализмы, үз эшенә тугрылыгы һәм булачак программист үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт!

Гадель Махмутов информатика фәне буенча 100 балл җыйды! Без синең белән горурланабыз!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International