Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 2024 елның 19 июнендә 21 сәгатьтән 20 июньдә 18 сәгатькә кадәр 20 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, кыска вакытлы җилнең 15-17 м/с, яшенле яңгыр вакытында 20 м/с кадәр көчәюе көтелә, локаль рәвештә боз ява.

 Казанда 20 июнь төнендә 15-17 м/с җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

 

Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенле яңгыр узганын  машинадан якынча 30 метр ераклыкта көтегез.

Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар да мөмкин.

Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм  яшен беткәнне  көтәргә кирәк.

Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектәге җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә.

Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Боз вакытында:

 - мөмкин булса, өйдән чыкмагыз;

- бүлмәдә булганда, тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торыгыз; электр приборларын кулланмагыз;

- урамда булганда, ышык урын сайларга тырышыгыз, әгәр бу мөмкин булмаса, башыгызны  боздан саклагыз (башыгызны кулларыгыз, сумкагыз, киемегез белән каплагыз);

- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә  көчле җил агач ботакларын сындырырга мөмкин, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International