2024 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 20 июне, пәнҗешәмбе

21 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 15-20 м/с) тизлек белән көчәюе, локаль рәвештә боз көтелә.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Үзгәрешле болытлылык. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз булырга мөмкин. Көндез төньяк-көнбатышка күчеп, көньяк җил  6-11 м/с, көндез 14 м/с кадәр, урыны белән кыска вакытлы  17-22 м / с. тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +15..+18˚. Көндез һаваның максималь температурасы +26..+29˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International