2024 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 21 июне, җомга

21 июнь кичендә, 22 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20 м/с кыска вакытлы җил, яшен, көчле яңгыр,  урыны белән боз көтелә.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Үзгәрешле болытлылык.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда көчле.

Урыны белән яшен, локаль рәвештә боз.

Төньяк җиле 6-11, көндез урыны белән 14 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәйүләр 15-20 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +13..+17˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +20..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International