Буаның үзәк мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар

2024 елның 22 июне, шимбә

Бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, Үзәк мәйданда Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә багышланган тантаналы митинг узды. 

Шәһәр халкы сугыш кырларында һәлак булган, концлагерьларда җәфаланган, ачлыктан һәм тылда мохтаҗлыктан үлгән миллионлаган ватандашларны хөрмәтләү өчен җыелган.

Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән һәркемне бер минут тынлык белән искә алдылар. Мемориалга чәчәкләр һәм веноклар куелган.

Район башлыгы Ранис Камартдинов махсус хәрби операция сугышчысы Ренат Хәлиловның хатыны Алеся Викторовнага Батырлык Орденын (үлгәннән соң) тапшырды. 

Без Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International