Сабантуй мәйданчыгында Рөстәм Нургали улы «алтын» туйны билгеләп үткән Татарстан гаиләләре белән очрашты. Гаилә елы кысаларында Татарстан Республикасы Раисе Буа районыннан ирле-хатынлы Илгиз Фәйзер улы һәм Тамара Владимировнага иң җылы котлаулар юллады.
Алар 50 ел элек гаилә корганнар һәм 3 кыз үстергәннәр. Нигъмәтуллиннар гаиләсе тимер юллар династиясеннән, аларның гомуми стажы 561 елдан артык тәшкил итә.
Юбилярларга ныклы сәламәтлек, иминлек, балалары һәм оныклары арасында озак еллар бәхетле гомер телибез.