Буа шәһәр прокуратурасы катнашы белән юл билгеләре куелды

2024 елның 28 июне, җомга

Буа шәһәр прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Буа шәһәренең Ефремов урамында законны һәм ГОСТ таләпләрен бозып, тыкрыкка керү һәм чыгу урынында «юл бирегез» һәм «балалар» юл билгеләре, шулай ук күзәтүне яхшырту өчен көзгеләр куелмаган.

Билгеләрнең булмавы шәһәр халкы өчен куркыныч тудырган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенә юл билгеләре һәм көзгеләр кую турында тәкъдимнәр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International