2024 елның 29 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 28 июне, җомга

2024 елның 28 июнендә 18 сәгатьтән 29 июньдә 20 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү 28 июнь кичендә, 29 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк, төньяк - көнчыгыш җиле көтелә:

- 28 июнь кичендә һәм 29 июнь төнендә 15-17 м/с;

 - 29 июнь көнне көндез 16-21 м/с (Казан шәһәрендә 18 м/с).

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Үзгәрешле болытлылык. Явым-төшемсез.

Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +11..+14˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +20..+23˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International