1 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшенле яңгыр, 15-20 м/с (Казан шәһәрендә 15-17 м/с) тизлек белән төньяк-көнбатыш җиленең кыска вакытлы көчәюе көтелә.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил көнбатыш, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 15-20 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +13..+16˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +26..+30˚.