Татарстан Республикасы территориясендә давыл турында кисәтү игълан ителде

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

"2024 елның 4, 5 һәм 6 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле эсселек +37°көтелә".

Казан буенча:

Үзгәрешле болытлылык.

Явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыш 4-9, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 14 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +21..+23˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +34..+36˚.

 

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Үзгәрешле болытлылык.

Төнлә явым-төшемсез. Көннең икенче яртысында һәм кичендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җирле боз.

Җил көньяк-көнчыгыш 4-9, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 14, яшен вакытында 1722 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +19..+24˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +34..+37˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International