6 июльдә Татарстанда яшен, җилнең 22-27 м/с кадәр көчәюе, яңгырлар, урыны белән боз яву көтелә

2024 елның 5 июле, җомга

2024 елның 6 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшен, җилнең 22-27 м/с кадәр көчәюе, яңгырлар, урыны белән боз яву көтелә.

Шулай ук 2024 елның 2 июленнән 8 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары булыр дип  фаразлана (4 класс).

2024 елның 4, 5, 6 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән +37градуска кадәр көчле эсселек көтелә.

Казан буенча:

Үзгәрешле болытлылык.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез һәм кич белән аерым районнарда яңгырлар, яшен, урыны белән боз ява.

Җил көньяк-көнчыгыш, көньяктан 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 15-20 м/с, урыны белән җилнең көчәя - 22-27 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы +21.+23˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +34..+36˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама буе (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы ,Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Үзгәрешле болытлылык.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез һәм кич белән аерым районнарда яңгырлар, яшен,  урыны белән боз ява.

Җил көньяк-көнчыгыш, көньяк 6-11 м/с, көндез һәм кичен урыны белән 15-20 м/с, урыны белән җилнең көчәя - 22-27 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +20..+23˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +34..+37˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International