2024 елның 9 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

8 июль кичендә, 9 июль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы җил, яшенле яңгырлар көтелә, урыны белән боз ява.

Казан буенча:

Үзгәрешле болытлылык. Явым-төшемсез.

Төньяк-көнчыгыш җиле 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 14 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +15..+17˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +28..+30˚.

Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:

Үзгәрешле болытлылык. Төнлә территориянең көнчыгышында урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыннарда боз булырга мөмкин.

Көндез явым-төшемсез.

Төньяк-көнчыгыш җиле 6-11 м/с, урыны белән кыска вакытлы көчәйүләр 14, яшен вакытында 15-20 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы +14..+18˚.

Көндез һаваның максималь температурасы +27..+30˚.

Шулай ук 2024 елның 9-15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International