Ирекле иминият килешүләреннән баш тартырга мөмкинме?

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

 

Сорау: Хәзер, күпмедер вакыт дәвамында, заемчының куллану кредитлары буенча йөкләмәләрен тәэмин итү өчен төзелгән ирекле иминият килешүләреннән (КАСКО, тормыш иминияте, милек иминияте һ.б.) баш тартырга мөмкин дип ишеттем. Бу шулаймы?

Җавап: Әйе, бу чыннан да шулай. Бу чорны иминиятләштерүдә «суыту чоры» дип атыйлар, аның дәвамында иминият продуктыннан баш тартырга, иминият килешүен өзәргә һәм түләнгән иминият премиясен кире кайтарырга мөмкин.

21.12.2013 елгы 353-ФЗ номерлы «Кулланучылар кредиты (займ) турында»  Федераль законның 11 п. 11 өлешенә ярашлы  рәвештә  кулланучылар кредиты (займ) буенча заемчы йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү максатыннан төзелгән ирекле иминият килешүе буенча страховкалаучы булып торган заемчы мондый ирекле иминият килешүеннән 30 календарь көн эчендә баш тарткан очракта, страховкалаучы заемчыга түләнгән акчаны аемчының ирекле иминият килешүеннән баш тарту турында язма гаризасын алганнан соң 7 эш көненнән артмаган вакытта кире кайтарырга тиеш. Әлеге өлешнең нигезләмәләре иминият очрагы билгеләре булган вакыйгалар булмаганда гына кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International