10 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көчле җил 15-18 м/с кадәр (Казанда 15 м/с кадәр җил) көтелә.
Казан буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Явым-төшемсез.
Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +18..+20˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +30..+32˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча
Үзгәрешле болытлылык.
Төнлә явым-төшемсез.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с кадәр.
Төнлә минималь һава температурасы +17..+20˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +29..+33˚.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 9-15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.