Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 9 июле, сишәмбе

10 июль көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, 15-18 м/с көчле җил көтелә (Казанда 15 м/с кадәр җил).

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы фаразы

2024 елның 10 июлендә 4 класс куркынычлылык түбәндәге районнарда көтелә: Арча, Балтач, Саба, Әтнә, Кукмара, Теләче, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле, Буа, Кайбыч, Апас, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Мөслим, Сарман, Нурлат, Чирмешән, Аксубай, Әлки, Спас, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы; ТРның аерым районнарында урманнар буенча 3 класс.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил Сез урамда вакытта булса,  җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый җил белән өзелгән  ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч

6. Куркыныч өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

 Яшен вакытында:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм яшенле яңгыр узганын машинадан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар  мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм  яшен узганын көтәргә кирәк.

Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Боз яуганда:

- мөмкин буса өйдән чыкмагыз;

-  бина эчендә тәрәзәләрдән ераграк торыгыз;

- электр җиһазлары кулланмагыз, чөнки боз күп өчракта яшен белән ява;

- урамда булсагыз, ышыкланыр урын табыгыз, башыгызны кулыгыз яисә сумка-киемегез белән каплагыз.

- агачлар астында сыену урыны табарга тырышмагыз, чөнки аларга яшен сугу гына түгел, ә  көчле җил агач ботакларын сындырырга мөмкин, бу сезгә өстәмә зыян китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International