12 июльдә "Гаиләне һәм балаларны яклау" халык өчен "кайнар линия" узачак

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кызлар – депутатлар берләшмәсе белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә һәм балаларны яклау» халык өчен телефон «кайнар линиясе»  ачылачак.

«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,

«Мәрхәмәт-шәфкатьлелек»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кызлар-депутатлар берләшмәсе вәкилләре,

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасындагы филиалы;

РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International