11 июль кичендә, 12 июль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда:
көчле төньяк җиле 15-20 м/с;
урыны белән көнчыгыш районнарда яшен, боз булырга мөмкин.
Казан буенча:
Үзгәрешле болытлылык.
Явым-төшемсез.
Төньяк җиле 7-12 м/с, көндез 15-18 м / с.
Төнлә минималь һава температурасы +13..+15˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +23..+25˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Үзгәрешле болытлылык. Явым-төшемсез.
Төньяк җиле 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-20 м / с.
Төнлә минималь һава температурасы +13..+16˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +23..+26˚.
2024 елның 9-15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.