12 июль кичендә, 13 июль төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк җиле 15-18 м/с (Казанда 15 м/с кадәр), урыны белән яшенле яңгырлар көтелә.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары) буенча:
Үзгәрешле болытлылык. Явым-төшемсез.
Төньяктан җил 6-11, урыны белән 15-18 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +8..+12˚.
Көндез һаваның максималь температурасы +23..+26˚.
2024 елның 9-15 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) сакланачак.