Буада «Мирас» яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесендә гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгына, Гаилә елына һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Чарада Буа шәһәре прокуроры Тимур Фатыйхов катнашты.
Күзәтчелек ведомствосы вәкиле хокукый агарту буенча лекция укыды, кызыксынучы затларның контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда аларның хокукларын яклау турындагы сорауларына җавап бирде.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар кайбер тормыш ситуацияләре буенча белем һәм актуаль сорауларга җаваплар алдылар.