2024 елның 26 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2024 елның 26 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле төньяк җиле көтелә.

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 5-10 м/с, көндез урыны белән 15-17 м / с кадәр тизлек белән. Минималь температура төнлә +10..+12˚. Көндез максималь температура +19..+21˚. 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары): Болытлы аязучан. Урыны белән бераз яңгыр ява. Җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 15-17 м / с. Минималь температура төнлә +8..+12˚. Көндез максималь температура +19..+22˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International