2024 елның 27 июлендә көндез һәм кичен Татарстанда урыны белән көчле җил һәм яшен көтелә

2024 елның 26 июле, җомга

2024 елның 27 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле төньяк-көнбатыш җиле һәм яшен көтелә.

Казан буенча:

Үзгәрүчән болытлылык. 

Төнлә явым-төшем юк. Көндез дә, кичен дә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +11..+13˚.

Көндез максималь температура +21..+23˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):

Алмашынучан болыт. 

Төнлә явым-төшем юк. Көндез дә, кичен дә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Җил төньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+14˚.

Көндез максималь температура +20..+24˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International