2024 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән томан;
көндез яшен һәм көчле көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-18 метр тизлектә.
Казан буенча:
Алмашынучан болыт.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез көче секундына 14 метрга кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+14˚.
Көндез максималь температура +25..+27˚.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары):
Алмашынучан болыт.
Төнлә явым-төшем юк.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.
Төнлә, иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән кыска вакытлы көчәю 15-18 м / с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+14˚.
Көндез максималь температура +24..+27˚.