Татарстан Росреестры Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм башка ведомстволар белән берлектә туристлыкны үстерү өчен гомуми мәйданы 98,5 га булган 18 җир кишәрлеген ачыклады.
Туристлык потенциалы булган җир кишәрлекләренең күбесе республиканың Лаеш районында урнашкан: монда шундый 15 кишәрлек ачыкланган. Арча, Мамадыш, Алабуга районнарында берәр кишәрлек ачыкланган, соңгысында 2,5 га мәйданлы кишәрлек «Алабуга шәһәрчеге» тарихи-археологик комплексы белән янәшә урнашкан.
Ачыкланган 18 җир кишәрлегеннән 7,3 га мәйданлы 5 кишәрлек туристлык әйләнешенә кертелгән (арендага алынган), барысы да – «Кама диңгезе» туристлык җәлеп итү үзәге булган Лаеш районында.