Буа шикәр заводы базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов һәм күрше районнардагы хезмәттәшләре, тармак белгечләре белән берлектә традицион киңәшмә узды.
Быел Буа районында шикәр чөгендере 10 491 га мәйданны били. Уңыш начар түгел (гектардан кимендә 400 центнер).
Чөгендер үстерүчеләрнең төп бурычы-шикәр чөгендерен вакытында казып чыгаруны һәм бөтен мәйданнан югалтуларсыз казып алуларны тәэмин итү һәм шикәр заводына озату.
"Чөгендерне җыюны 1 сентябрьдән, ә шикәр заводларына чыгаруны 5 сентябрьдән башларга һәм, һава торышы яхшы булганда, 30 октябрьдән дә соңга калмыйча, татлы тамыр казуны төгәлләргә ниятлиләр. Моның өчен барлык урып-җыю техникасын, барлык чөгендер кабул итү пунктларын әзерләү, шикәр заводы белән килешү төзү бурычы куелган. Ә заводка - озак көттермичә оператив кабул итү оештырырга кирәк", - диде район башлыгы.
Заводның эшкәртү сезонына әзерлеге турында "Буа шикәре" ҖЧҖ генераль директоры А.Ю. Ермоленко сөйләде.