Кешенең иммун системасы катлаулы, күптөрле һәм бик тотрыклы. Шуңа күрә «көчле иммунитет / зәгыйфь иммунитет» төшенчәләре үзләре дә бик үк дөрес түгел. Иммунитетны "ныгытырга" да кирәкми, бигрәк тә иммун системасы эшенә артык актив йогынты ясарга тырышырга. Иммунитет эшенә тыкшынмыйча, аның нормаль эшләве өчен шартлар тудырырга кирәк. Ә иммунитетны яхшы эш хәлендә саклауның төп шарты булып сәламәт яшәү рәвеше тора, аны формалаштыруда чыныгу мөһим роль уйный. Чыныктыру нәрсә ул? Бу-әйләнә-тирә мохитнең төрле уңайсыз факторларына, бигрәк тә һаваның, суның түбән яки югары температурасына организмның каршы торучанлыгын арттыру. Бу факторларның организмга системалы рәвештә дозалы йогынтысы чыныктыру методы булып тора.
Чыныктыруның гомуми принциплары:
* Акрынлык: көч һәм дәвамлылык арту, ләкин чыныктыручы факторларның экстремаль йогынтысыннан башка.
• Даимилек: көн саен яки бер көннән, озакка сузылган тәнәфесләрсез. Бер тапкыр чыныктыра торган процедуралар файдасыз.
* Төрлелек: чыныктыручы факторларның (һава, кояш һәм суның) үзара ярашып, бер үк вакытта тәэсире аларның һәркайсының аерым тәэсиренә караганда нәтиҗәлерәк.
• Организмның индивидуаль үзенчәлекләрен: яшен, сәламәтлек торышын, авыруларны исәпкә алу.
Игътибар! Чыныгуны башлау турында Карар кабул иткәндә, башта табиб белән киңәшләшегез.
Кешене моңа акрынлап балачактан ук чыныктырырга өйрәтсеннәр иде. Әгәр олы кеше кискен рәвештә, бернинди әзерлексез, бәкедә коенса, ул, мөгаен, авырыр. Сәбәбе-әзерләнмәгән организмны көчсезләндерүче һәм анда төрле инфекцияләр кузгатучыларны үстерү өчен уңайлы шартлар тудыручы салкынаю.
Ә инде системалы якын килү вакытында чыныгу әйләнә-тирә мохитнең стресслы шартларына сәламәтлеккә зыян китермичә тиз җайлашырга һәм организмның төрле зарарлы, шул исәптән йогышлы факторларга каршы торучанлыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Әмма шуны аңлау мөһим, хәтта бик яхшы иммун системасы да кешенең авырмавын гарантияләми. Чөнки чыныгу ярдәмендә организмның гомуми каршылык күрсәтүчәнлеген арттыру бер эш, ә йогышлы авырулар (бактерияләр һәм вируслар) кузгатучыларның кеше организмына турыдан-туры йогынтысы икенче эш.
Һичшиксез, чыныгу организмның инфекцияләр белән көрәшү мөмкинлеген арттыра, әмма билгеле бер ситуацияләрдә бу гына җитәрлек түгел. Мәсәлән, әгәр организмга бер үк вакытта эләккән авыруны кузгатучының күләме (инфекцияле доза) шактый югары булса, авыру котылгысыз диярлек булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, чыныккан кешедә авыру, мөгаен, җиңелрәк һәм тизрәк узачак, катлауланулар үсеше ихтималы азрак.
Санщит.рус. сайтында санитария куркынычсызлыгы һәм куркыныч авыруларны профилактикалау буенча файдалы мәгълүмат күбрәк.