Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Бәйрәм табынына
2013 елның 24 декабре, сишәмбе
Киләсе елның хуҗасы Ат эш яратучан хайван. Ә кем күп эшли, күп ашый. Шуңа күрә дә быел бәйрәм өстәлегез сыйлардан сыгылып торсын. Моның өстенә ел сезнең өчен уңышлы да булсын дисәгез, түбәндәге киңәшләрне тотыгыз.
2014 елны каршылаучы бәйрәм табынында яшелчә, яңа тотылган балык, ит һәм кабак тәгаен булырга тиеш. Зәңгәр агач Атка ярарга теләсәгез, азыкларны бары тик натураль, искермәгән продуктлардан гына әзерләгез. Консервланган ризыклардан, ярымфабрикатлардан баш тартыгыз. Алар Ат өчен түгел. Яшелчә салатлары, кабымлыклар исә, алар күп итеп яшел тәмләткечләр белән дә бизәлгән булса, ел хуҗасы күңеленә һичшиксез хуш киләчәк. Тагын бер сер: табында кабак үзе яки аннан әзерләнгән ризыклар да Атның сезгә мөнәсәбәтен “йомшартачак”. Ә ит ризыклары арасында беренче чиратта йорт куяныннан әзерләнгәне торырга тиеш.
Яңа елда эчемлек сайлауга да аерым игътибар кирәк. Ат өчен иң яхшысы сыйфатлы шәраб сайлау. Ә бәйрәм тортында Яңа ел атрибутлары – Кыш бабай, Кар кызы, курантлар, чыршы булса, әйбәт. Атка татлы ризыклар бик ошый.
Иң мөһиме барлык тәм-томнар да кайнар, кем әйтмешли, “мичтән алынып” табынга бирелергә тиешләр. Өстенә спиртлы эчемлекләр сибелгән “утлылары” да хуплана. Ат сезнең тырышлыкны күрми калмаячак.
Тагын бер киңәш бәйрәм өстәлегез яшел, сары, кара төсләрдән балкып торсын. Әгәр аны тере чәчәкләр, матур кувшиннарга салынган эчемлекләр бизәсә, уртада кабаклы ризык торса, бик әйбәт булачак!
Берничә рецепт:
“Кыш бабай бияләе” салаты
6-7 порциягә пешерелгән бер тел, ярты баш суган, 4 пешкән бәрәңге, 2 пешкән кишер, 3 тозлы кыяр, 1 әче-татлы алма, 5 йомырка, 1 банка консервланган борчак, ярты гранат, 5-6 тармак укроп, тоз, төелгән борыч, майонез кирәк.
1 кишерне вак угычта уабыз, 2 йомырканың агын сарысыннан аерып, вак угычтан уабыз. Телне, бәрәңгене, калган кишерне, кыярны, алманы, йомыркаларны һәм калган сарыларын шакмаклап турыйбыз, укроп һәм суганны вак итеп турыйбыз. Барлык компонентларны бергә кушып, борыч, тоз һәм майонез салып болгатабыз. Массаны бияләй рәвешенә кертәбез, өстенә уылган кишер, “бияләй”нең кул тыга торган урынына уылган йомырка агы сибәбез һәм гранат төшләре белән бизибез.
“Кечкенә атлар” печеньесы
20 данә өчен 200 грамм атланмай, ярты стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы бал, 2 йомырка сарысы, он, ярты бал кашыгы күперткеч, глазурь өчен 2 йомырка агы, ярты бал кашыгы лимон согы, стакан ярым шикәр пудрасы, төрле төстәге азык буягычлар кирәк.
Атланмайны шикәр комы белән уабыз, бал, йомырка сарысы өстәп болгатабыз. Аннары он салып йомшак камыр басабыз. Аны пакетка салып 40 минутка суыткычка куябыз. Әлеге вакыт узгач камырны 5-7 миллиметр калынлыкта җәябез, ат фигуралары ясап кисәбез һәм алсу төскә кергәнчә пешерәбез. Глазурь өчен йомырка агына лимон согы һәм болгата-болгата өлешләп шикәр пудрасы кушабыз. Масса болгаткычтан акмый башлаганчы болгатабыз. Глазурьны дүрт өлешкә бүләбез һәм һәркайсына азык буягычы кушабыз һәм буйыйбыз.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз